“Үзгәрешләр җиле”. “Веста» Үзәге.

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

“Үзгәрешләр җиле” клубы кысаларында 2019 нчы елның 28 нче гыйнвары көнне  “Веста» Үзәге белгечләре тарафыннан закон белән каршылыклары булган 5 яшүсмер өчен «Танышу» темасына дәрес үткәрелде. Максат: үз-үзеңне тоту нормалары һәм үзара мөнәсәбәтләрне тозү кагыйдәләре белән танышу.

Дәрес башында «Исемнәр-сыйфат» уены үткәрелде, аның барышында катнашучыларга үз исеменең беренче хәрефенә башланган шәхеснең нинди дә булса сыйфатын, характер үзенчәлеген уйлап табарга тәкъдим ителде (мәсәлән, Сәлим - сабыр). "Бертөрлелекне эзләү» уенында балалар бер-берсе арасында ниндидер уртак билгеләр таптылар һәм төркемнәргә берләштеләр. Аннары яшүсмерләр белгечләр ярдәме белән берлектә дәресләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен уйлап таптылар: катнашучылар арасында чын күңелдән сөйләшергә; кемгә мөрәҗәгать итәргә; чит кеше фикерен хөрмәт итәргә; яхшы тыңлаучы булырга. Моннан тыш, дәрестә катнашучылар бер-берсен уздырып җибәрмәскә, игътибарлы булырга; бер-берсеннән көләргә, тәнкыйтьләргә; соңга калырга тиеш түгел. Балигъ булмаганнарга шәхси үзенчәлекләр портреты төзү, аның актуаль социаль-психологик проблемаларын ачыклау өчен индивидуаль психоходиагностика үткәрелде.

Дәрес ахырында «Тере анкета» күнегүендә катнашучылар түбәндәге сорауларга җавап бирделәр: бу дәрестә синең өчен көтелмәгән нәрсә булдымы? Сиңа нәрсә ошады? Нәрсә ошамады?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International