Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы килеп туган очракта хезмәткәрләр белән өйрәнүләр үткәрелде.

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

30 январьда “Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда гадәттән тыш хәлләр һәм  янгын куркынычсызлыгы килеп туган очракта хезмәткәрләр белән  өйрәнүләр уздырылды. Картлар йортында яшәүчеләрне һәм эшләүчеләрне экстремаль рәвештә коткару буенча практик күнегүләр үткәрелде. Янгын куркынычсызлыгы буенча булган белемнәрне дөрес куллану, сигналны тиз арада кабул итү факторларына басым ясалды. Мондый укулар картлар йортында даими үткәрелеп барыла. Янгын сигналын ишетү белән,килеп туган  вәзгыятькә анализ ясаганнан соң, хезмәткәрләр  яшәүчеләрне эвакуацияләү башлана. Беренче чиратта кешеләрне коткару, кирәкле документларны бинадан алып чыгу мөһим, әлбәттә. Әмма барсы да янгынның масшатабыннан тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International