2019 нчы елның 29 нчы гыйнвары көнне 6 нчы санлы социаль участокта “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева тарафыннан социаль хезмәттә торучы 7-11 яшьлек 12 бала арасында “Кышкы уеннар” дип аталган спорт чарасы үткәрелде. Максат: сәламәт яшәү рәвешенә булган ихтыяҗларны уен күнегүләре аша формалаштыру, балаларның кышкы уеннар турында булган белемнәрен киңәйтү.
Чара башында белгеч балаларны кышкы әкияткә, кышкы уеннар иленә һәм күңел ачуларга чакырды. Аннары балаларга ике командага бүленергә, капитанны сайларга һәм исем уйлап табарга тәкъдим ителде. Балалар «Кышкы балык тоту», «Кар бөртекләре», «Төз атучы» һәм башка төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар.
Чара ахырында йомгак ясалды. Балалар яхшы физик әзерлек, реакция тизлеген, командада эшли белүләрен күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да канәгать калды, балалар өйләренә уңай энергия һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.