Өйдәге матур һәм уңайлы тапочки теләсә кайсы йортны бизәячәк. Ә шул ук вакытта мондый матурлыкны үзебезгә ясарга була. Аны ясау өчен бары тик - җепләр һәм крючок кына кирәк. Матур һәм күркәм тапочкилар аякларга җылылык һәм уңайлык тудыралар. Моннан тыш, әлеге эшләнмәләрне туганнарга һәм якыннарга бүләк итеа тапшырырга мөмкин.
2019 нчы елның 29 нчы гыйнвары көнне “Веста” Үзәгендә “Тегүчелек эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында “Өйдә кияр өчен тапочкалар бәйләү” дип аталган дәрес үтте. Максаты: крючокта бәйләү нигезләре һәм ысуллары белән танышу.
Алдагы дәрестә белгеч хатын – кызларга үз куллары белән өйдә кияр өчен бәйләнгән тапочки ясарга тәкъдим итте. Бу тәкъдим күп кенә катнашучыларга зәвык буенча туры килде - эшләнмәләр өчен кирәкле материал һәм нигез, ягъни тапочканың табанын, әзерләргә карар ителде. Бу дәрескә барысы да әзерләнеп килделәр. Крючок белән бәйли белүчеләргә схеманы укып, эшкә керешергә гомумән зур авырлык тудырмады. Ә беркайчан да бәйләү җайланмаларын кулга алмаганнар бәйләү серләрен тиз аңладылар. Һәм менә эш кайнады. Хатын-кызлар эшкә бик теләп тотындылар, авырлыклар туган очракта белгечкә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Катнашучыларның сүзләренә караганда, аларның якыннарын бәйрәмнәрдә кызыклы һәм практик эшләнмәләр белән сөендерәсе килә.
Вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Очрашу ахырында хатын-кызлар кызыклы дәрес өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.