“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә битлек маскалары ясау буенча мастер-класс

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 

31  нче гыйнвар 2019 нчы ел, пәнҗешәмбе

    “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова «твистинг» техникасы белән  шардан йөрәк ясау буенча мастер-класс үткәрде.

     Чараның максаты:   кышкы салкын  көннәрдә  матур һәм төрле төсле һава шарлары аша кешеләрдә  бәйрәм кәефе тудыру.

      Хезмәт буенча инструктор социаль хезмәт  алучыларга  «твистинг» техникасында үз кулларың белән нинди  сыннар ясарга мөмкин икәнлеге турында сөйләде  һәм  “Йөрәк» сынын  ясап та күрсәтте. Һава шарлары һәрвакыт ниндидә булса бәйрәм яки  безгә шатлык китерә торган күңелле вакыйгалар  белән бәйле.  Социаль хезмәт алучылар үз куллары белән шарлардан төрле төстәге, үзенчәлекле сыннар ясадылар.

     Катнашучылар кызыклы, мавыктыргыч шөгыльдә катнашып, якыннарына гаҗәеп матур бүләк-сувенир ясадылар. Үзләренең иҗади эшләреннән  горурлык хисе тоеп, уңай эмоцияләр тудырганы өчен белгечкә рәхмәт белдерделәр.

    Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International