«Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау мәктәбе» тыңлаучыларының дәресе "Забота" үзәге

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның 29 гыйнварында Мамадыш муниципаль районынын «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау мәктәбе» тыңлаучыларының «Өлкән яшьтәге кешеләрдә гриппның өзлегүләрен профилактикалау " темасына чираттагы дәресе узды. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең шәфкать туташы тыңлаучыларны өлкән яшьтәге кешеләрдә гриппның төп билгеләре, аларга нинди дәвалау билгеләнүе, грипптан соң аларның физик һәм психологик халәте ничек яңадан торгызылуы, өлкән яшьтәге кешеләрдә гриппны профилактикалау ысуллары белән таныштырды. "Тәрбия мәктәбендә" алган белем һәм күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнарына мөмкин кадәр тулы һәм лаеклы тормыш шартларын булдырырга, ә аз хәрәкәтләнүче гражданнар белән эшләүчелэргэ  квалификацияләрен күтәрергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International