Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында “Күңелле яшибез!” дип исемләнгән өстәл уеннары.

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Максат: өстәл уеннары төрләре белән таныштыру; логик фикерләү сәләтләрен үстерү; сөйләм күнекмәләрен һәм игьтибарлылыкларын арттыру,кул чуклары күнекмәләрен ныгыту. Өстәл уены- ул ләззәт тә, бер үк вакытта үсеш тә. Дидактик уеннарның бер төре- өстәл уеннары. Өстәл уеннары белемнәрне үстерергә,фикерләргә, хәтерне яхшыртырга, уйларга өйрәтә. Шулай ук, балалар уен барышында нәтиҗәләр һәм карарлар кабул итәргә, бер-берсе белән аралашырга өйрәнәләр. Тәрбияче балаларны берничә төрле өстәл уеннары белән таныштырды. Бу уеннарны уйнаганда ике-өч кеше белән берләшеп уйнарга кирәклеген һәм уйнау тәртипләрен аңлатты. Һәр бала үзенең кем белән ярышырга, уйнарга теләвен белдергәч, остәлләргә бүленеп утырдылар. Шулай ук, балалар белән тәрбияче апалары да үзенең көчен сынашты. һәрбересенең җиңүче буласы килде. Балалар бик кызыксынып, теләп, фишка ярдәмендә “Кечкенә принцесса ! ”, “Уйлап тап ?”, шашка уеннарын уйнадылар һәм пазлы җыйдылар. Уеннар мавыктыргыч һәм күнелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International