14 нче февраль 2019 нчы ел, пәнҗешәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Ника” яшьләр клубы активистлары Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Брейн Ринг» интеллектуаль уены үткәрделәр.
Чараның максаты: ватанпәрвәрлек, үз илебез тарихына карата горурлык һәм ихтирам хисе тәрбияләү. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында интеллектуаль уеннарны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру иде.
Уенны алып баручы Марат Закиров билгеләп үткәнчә, без барлык Ватанны саклаучыларның батырлыгын, каһарманлыгын һәм үз илебезгә тугрылыкларын истә тотарга тиешбез. Интеллектуаль ярышта 5-әр кешедән торган 4 команда катнашты. Бу уенда, социаль хезмәт алучылар, үзләренең эрудициясен, фикерләү тизлеген һәм командада эшли белүләрен тикшерә алды. Сорауларның катлаулы булуларына да карамастан, командалар җавапларны тиз таптылар. Уенны гадәттәгечә «Музыкаль тукталыш» бизәп барды. Чара ахырында җиңүчеләрне билгеләделәр, барлык командаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Катнашучылар, үзләренең күңелле хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, күп кенә кызыклы, файдалы мәгълүмәтләр алдылар һәм яңа кешеләр белән таныштылар. Чарада 27 кеше катнашты.