2019 елның 14 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация гашыйклар көненә карата “Изге Вәли көне” дигән чара булып узды. Тәрбиячеләр һәм тәрбияләнүче балалар бергәләп открыткалар ясадылар һәм үзләренең теләкләрен яздылар. Көн буена уеннарда бер – берләренә хат тапшыру уеннары уйналды. Чарада бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде, балалар бик күңелле ял иттеләр. Шул рәвешле бер – берсен хөрмәт итәргә, яратырга, игътибарлы булырга өйрәнделәр.