Изге Вәли Көне - үзенчәлекле бәйрәм. Бу, әлбәттә, балалар белән дуслык, мәхәббәт турында сөйләшү өчен менә дигән мөмкинлек. Тәрбия максатларыннан тыш, Изге Вәли көне башка илләрдә яшәүчеләрнең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү өчен дә үткәрелә.
14 февраль көнне тәрбияче Идрисова Сиринә Илгизәр кызы Изге Вәли көненә багышланган «Гашыйк йөрәкләр»исемле уен программасы уздырды.
Программаның максаты: балаларда коммуникатив күнекмәләр формалаштыру.
Программаның бурычлары:
1.бәйрәмчә һәм дустанә атмосфераны булдыру;
2.укучыларны ялны оештыру буенча актив эшчәнлек алып бару өчен җәлеп итү;
3. аралашу күнекмәләре үстерү, коллективта эшли белү, бер- береңә булышу хисе уяту.
Бу көнгә без төрле конкурслар һәм бик күп уңай эмоцияләр әзерләдек.
Балалар "йөрәкләр" ясадылар. Тирә-юньдәгеләрне әлеге тылсымлы бәйрәм белән бик теләп котладылар. Җавап итеп, әлбәттә, рәхмәт сүзләрен ишеттеләр.
Бүген без барысын да дуслыкка һәм якыннарын яратырга өйрәттек. Җирдә яхшылык, җылылык күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз.