Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел

2019 елның 14 феврале.

      Моннан нәкъ утыз ел элек Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару башланды. Яңа Чишмә интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Гүзәл Мостафина социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр белән берлектә әлеге датага багышланган чара үткәрде. Әлеге чарада катнашучылар Әфган сугышы турында видеороликлар, шигырьләр һәм җырлар тыңладылар һәм карадылар. Бүген ил үзенең боерыгы буенча бөтен дөнья буйлап таралган «кайнар нокталар» ны узган кешеләрнең батырлыгын хөрмәт итә. Россиядә һәм БДБ илләрендә күп санлы  «әфганчылар» оешмалары эшли. Бу кешеләр ул елларда алган орденнары һәм медальләре белән горурлана, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итә. Алар-безнең геройлар! Әмма әфганчыларыбыз кичергән язмышны сулар, еллар гына юа алмый. Алар безнең белән, алар – безнекеләр, безнең арада.  Шуларның берсе Суслов Николай Александрович Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эшли. Ул 1984-86 елларда Әфганстанда хезмәт иткән. Николай Александрович «Батырлык өчен», «Сугышчы-интернационалистка рәхмәтле әфган халкыннан», «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» медальләре белән бүләкләнгән.  Кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек, ягымлылык - бу кешегә хас сыйфатлар. Һәр кешегә шундый дус булса иде. Әфганстан фаҗигасы башка кабатланмасын, бу сугышларда һәлак булган солдатларның ата-аналары күргән кайгылар башка беркемнең дә башына төшмәсен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International