Үзара кайгыртучанлык җәмгыяте: үзенчәлекле бала
“Радуга талантов” балалар иҗат йортында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, директор урынбасарлары, методик берләшмә, сыйныф җитәкчеләре, педагог-психологлар һәм социаль педагоглар катнашында район күләмендә “Үзара кайгыртучанлык җәмгыяте: үзенчәлекле бала” темасына семинар узды.
Семинарның максаты - педагогларның һөнәри компетенциясен һәм мөмкинлекләре чикле балалары булган ата-аналарның психологик-педагогик грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү иде.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре шулай ук әлеге семинарга чакырылган иде. Семинарда алган мәгълүмат кирәкле булды һәм алар тарафыннан киләчәктә дә файдаланылачак.