Гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү максатыннан Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, 2019 елның 18нче февралендә Балтач муниципаль районындагы «Наз Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар - Дилүс Гатиятуллин һәм Владимир Кондратьев белән очрашу узды. Алар үзләренең шәхси мисалларыннан чыгып сугыш турында булган хәтирәләре белән уртаклаштылар. Балалар сугышчыларны зур кызыксыну һәм соклану белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.