20 нче февраль 2019 нчы ел, чәршәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган оригами техникасы кулланып Самолет ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: гәүдәнең өске өлешендәге вак буыннарның эшчәнлеген яхшырту һәм кәгазьдән самолет эшләнмәләре ясау юлы белән бәйрәм кәефе булдыру.
Эш барышында белгеч оригами техникасында кәгазьдән эшләнмәләр ясау процессын күрсәтте. Бу шөгыльнең кәефкә ничек тәэсир итүен, кешеләрнең иҗади сәләтләрен үстерүен һәм хәтер, игътибарын арттыруына тукталды. Социаль хезмәт алучылар шөгыльдә актив рәвештә һәм бик теләп үзләренең балачак елларын, уйнаган уеннарын искә төшерделәр.
Чарада 5 кеше катнашты.