"Яз бәйрәме"

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Язның иң теләп һәм көтеп алынган бәйрәме – ул 8 март – халыкара хатын-кызлар көне. Лалә һәм мимоза чәчкәләре бу бәйрәмне тагын да бизи, матурайта. Әлеге көндә җир шарының барлык хатын-кызлары да үзләренең иң кадерле кешеләреннән чәчәк бәйләмнәре, котлаулар кабул итәләр. Аксубай Муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты” залы да бәйрәмчә бизәлгән, анда тэрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр җыелганнар иде. Бәйрәм сценарие алдан әзерләнеп төрле конкурслар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International