Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә чәчәк ясау буенча мастер-класс

2019 елның 12 марты, сишәмбе

 

12 нче март 2019 нчы ел, сишәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмэт алучылар  өчен кәгазьдән зур күләмле “Ромашка” чәчәге ясау  буенча мастер-класс үткәрде

Чараның максаты: кулларның вак моторикасын һәм кәгазьдән түгәрәкләр ясау юлы белән иҗади күзаллауны үстерү.

   Эш барышында хезмәт буенча инструктор  мастер  класста катнашучыларга бөрмә чәчәк ясауның берничә ысулын күрсәтте һәм күптөрле чимал кулланырга  мөмкин икәнлеген азсызыклады. Кул астында булган чималдан  чәчәк эзерләү процессын анлатып, жыю тәртибен үз куллары белән  эшләп күрсәтте.

    Чара ахырында катнашучылар белгечкә уңай эмоцияләр өчен рәхмәт белдерделәр һәм мондый оригиналь чәчәкләр интерьерлар бизәге, туган көнгә  яки башка бәйрәмгә бүләк булып хезмәт итә алалар, дигән фикердә калдылар.

    Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International