Юл хәрәкәте иминлеген саклау һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү операциясе кысаларында Чистай ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре «Юл хәрәкәте иминлеге» исемле чара үткәрделәр. Инспекторлар уен формасында социаль хезмәтләр алучылар белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр. Бергәләп балалар да, олылар да эләгергә мөмкин булган очракларны тикшерделәр һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча гап-гади кагыйдәләрне үтәп, нинди аянычлы хәлләрдән сакланып калырга мөмкин булуын ачыкладылар.