Халыкара хатын-кызлар көне, нинди яшьтә булуларына карамастан, хатын-кызларның көтеп алган бәйрәме.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрне котларга Шэдче мәктәп укучылары һәм Мәдәният йорты артистлары килде. Алар татар һәм рус җырларын башкардылар, шулай ук халык һәм эстрада биюләрен күрсәттеләр.
Концерттан барысы да шат һәм канәгать калды, артистлардан ешрак килүләрен үтенделәр. Ә алар килергә сүз бирделәр.