Арчадагы “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Арчадагы “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә Нәүрүз бәйрәме  үткәрелде. Чара Нәүрүз бэйрэме белэн таныштырудан башланды. Нәүрүз - яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата, ул көн белэн төн тигезләшкән вакытка - 21-22 мартка туры килэ. Аннары балалар шигырьләрен сөйләделәр, матур җырлар җырладылар, төрле күңелле уеннарда уйнадылар, ярышларда үзләренең көчләрен сынадылар. Бәйрәм көчле алкышлар, уен-көлке белән үтте, һәркемнең күңелен шатлык хисләре биләп алды. Балалар бәйрәмнән күтәренке күңел, яхшы кәеф белән таралышты.

        Үзәк хезмәткәрләре фикеренчә, мондый бәйрәмнәр балалар күңелендә яхшылык, изгелек сыйфатларын тәрбияләүдә, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуда мөһим чара булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International