Агымдагы елның 22 нче мартында Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Балтач районының мәдәният сарае каршында эшләп килүче Гарапшина Римма җитәкчелегендә Автолуб үзешчәннәре катнашында хәйрия концерты күрсәттеләр. Алар музыка уен коралларында уйнап, хорда һәм сола җырларын башкарып, төрле мавыктыргыч чыгышлары белән тернәкләнүчеләрнең күңелләрен яуладылар. Чара барышында алып баручы хәрби тарихи истәлек - австрия ныгытмасы, Перемышльны алу көнен искә алды.
Күңел кылларын үзгәртүче номерлары белән үзешчәннәрне -тернәкләнүчеләр яудырган көчле алкышларга күмелделәр.