“Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит” акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 6 нчы санлы социаль участокта 15 бала һәм яшүсмер арасында “Упкын кырыенда” дигән дәрес үткәрде. Максат: балаларда наркотикларга тискәре караш, зарарлы гадәтләрдән баш тартуга мотив формалаштыру.
Дәрес башында белгеч балаларга «Тормыш» дип аталган авыр юл буйлап атлыйбыз дип сөйләде. Һәрберебезнең үз шатлыгы, кайгысы, мавыгулары, кайгырулары, хыяллары бар. Кызганычка каршы, кем булуыбызга карамастан, туры юлдан читкә тайпылу куркынычы безне һәрвакыт сагалап тора. Упкын кыры буйлап йөрүне күпләр кызыкка саный, наркотиклар татып карый, «Бу бит бик шәп. Нинди рәхәт!» диләр, әмма моның нәтиҗәсе бик күңелсез була. Шулай ук балалар наркотикларның организмга зыяны, наркомания һәм җинаятьчелекнең үзара бәйләнеше турында белделәр. Дәрес барышында балаларга наркотик матдәләр куллануның зыяны турында видеоролик күрсәтелде, аның турында фикер алышынды, анда күпләрнең кызыксынуга яки уйланылмаган теләкләргә бирелеп кереп китүләре һәм әлеге япьмәгә эләгүләре турында сүз бара, ә кайвакыт моннан котылуы бөтенләй мөмкин түгел. Наркоманның реаль тормышка иллюзияләр дөньясыннан әйләнеп кайту мөмкинлеге бармы? Әлеге видеороликта шушы темалар яктыртылды.
Дәрес ахырында балалар наркомания - үлем белән тәмамланган куркыныч авыру һәм бүгенге көндә бик авыр хәл ителә торган проблема, әлеге афәттән котылуның нәтиҗәле методлары юк, шуңа күрә мондый матдәләрне ничек кенә котыртсалар да татып карамаска кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Эчү, тәмәке тарту, наркотиклар куллану – болар барысы да кирәк түгел, чөнки хәзерге замнада сәламәт яшәү рәвеше алып бару модада.