Арчаның "Өмет чаткысы" "Бүре һәм җиде кәҗә" әкиятен куйдылар.

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә театр елына  багышланган чара узды.  Белгечләр җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр "Бүре һәм җиде кәҗә" әкиятен куйдылар. Балалар әлеге әкиятне сәхнәләштерүдә зур кызыксыну белән катнаштылар, һәр бала үз ролен җиренә җиткезеп башкардылар. Белгечләр сүзе буенча мондый чаралар   балаларның театраль эшчәнлеккә карата кызыксынуларын үстерә һәм аларга ярдәм итә, шулай ук балаларда социаль тәртип күнекмәләрен үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International