ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

 Арча “Омет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә “ПрофХ” уены исемле уен үткәрелде.

2019 елның 27нче мартында Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан, социаль хезмәт алучы балаларны курчак театры иҗаты белән таныштырдылар.

2019 елның 26 мартында  Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Черняк Ж.В., өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Порецкая Т.Н. катнашында социаль хезмәткәрләрнең чираттагы утырышы үткәрелде.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче пенсионерлар һәм инвалидлар арасында ел саен тирәнәйтелгән медицина тикшерүе уздыру оештырылды.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче пенсионерлар һәм инвалидлар арасында ел саен тирәнәйтелгән медицина тикшерүе уздыру оештырылды.

27 нче март 2019 нчы ел, чәршәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, һөнәри юнәлеш бирү, һөнәри белем бирү бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Гөлнара Сяфукова һәм эшкә урнаштыру бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Рева  эшче һөнәрләр елы кысаларында социаль хезмәт алучылар белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу уздырдылар.

2019 нчы елның 26 нчы мартында “Келәм” яшьләр инициативасы үзәгендә Түбән Кама шәһәренең социаль учреждениеләре һәм яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр арасында милләтләр фестивале узды. “Веста” үзәгендә социаль хезмәт алучы балалар бу чарада чираттагы тапкыр актив катнаштылар.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында  социаль хезмәт алучы Владимир Абросимовның ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган шәхси күргәзмәсе оештырылды

   27  март  көнне Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында Роспотребнадзор хаты буенча “Грипп Һәм башка вирус инфекцияләренә профилактик чаралар” дигән темага карата слайдлар күрсәтелде. 

Эшче һөнәрләре елы кысаларында приютта тәрбияләнүчеләр КФХ "Мөхәммәтшин"да экскурсиядә булдылар. Балаларның терлекчеләр хезмәте турында белемнәрен киңәйттеләр, җиһазлар һәм механизмнар белән таныштылар. Экскурсия дәвамында авыл хуҗалыгы һәм сөт продукциясе җитештерү белән кызыксындылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International