27 нче март 2019 нчы ел, чәршәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, һөнәри юнәлеш бирү, һөнәри белем бирү бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Гөлнара Сяфукова һәм эшкә урнаштыру бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Рева эшче һөнәрләр елы кысаларында социаль хезмәт алучылар белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу уздырдылар.
Чараның максаты: һөнәри үзбилгеләнү, һөнәр сайлауда яки һөнәри белем бирүнең тиешле курсын сайлап алуда аңлы карар кабул итүдә ярдәм күрсәтү иде.
Белгечләр социаль хезмәт алучыларны заманча һөнәрләр һәм халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте эшчәнлегенең юнәлешләре белән таныштырдылар. Мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен тәкъдим ителгән кайбер һөнәрләр, вакантлы урыннар турында мәгълүмат бирделәр. “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга тәкъдим ителә торган һөнәрләр”, “Һөнәр сайлау стратегиясе”, “Төрле һөнәрләр классификациясе” дигән буклетлар тараттылар.
Белгечләр белән очрашу социаль хезмәт алучыларга хезмәт базары белән җентекләп танышырга һәм кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкинлек бирде.
Чарада 19 кеше катнашты.