Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучы Владимир Абросимовның ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган шәхси күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Туган як һәм республика табигатенең матурлыгын сурәтләүче 6 картина тәкъдим ителде. Аның һәр эше Ватанга, табигатькә мәхәббәт белән сугарылган. Владимир Абросимов атнага 1 тапкыр үткәрелә торган"ИЗОтерапия" программасы кысаларындаүзләштергән график техникасы буенча картиналар ясый. Дәрес барышында катнашучылар уңай үзгәрешләр буенча кыйммәтле тәҗрибә туплыйлар, акрынлап үзаңны тирәнәйтү, шәхесне гармонизацияләү, рефлексия һәм үз-үзеңне тоту, фикерләү, хисләр анализы үсә, гомуми атмосфера яхшыра, башка кешеләр белән элемтәләр киңәя.
Интернат-йортта яшәүчеләргә күргәзмә бик ошады,чөнки картиналар якты һәм игелекле хисләр белән тулы. Һәр эш янында тамашачылар озак тоткарланды, авторның таланты белән сокланды, үзләренә ошаган эшләр турында фикер алышты.