Менделеевскида "ЛУКОЙЛ" социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүче-проект гамәлгә ашырыла

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Менделеевск районы "Өмет яры" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә 2018 елда "ЛУКОЙЛ" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар республика конкурсы җиңүчесе "Миндә музыка яши" проекты гамәлгә ашырыла.

Инде ике этап артта калды: әзерлек һәм диагностика. Җиһазлар сатып алу һәм максатчан төркем формалаштыру буенча зур эш башкарылды. Гамәли дәресләр узган елның ноябрендә башланды һәм балаларны музыка дөньясына җәлеп иттеләр. 10 социаль хезмәт алучы, максатчан төркем балалары, кызыксыну тренинг элементлары һәм музыкотерапия техникалары төркемле дәресләрдә булдылар. Балалар музыка уен кораллары барлыкка килү тарихы буенча мөстәкыйль тикшеренү эшләре үткәрде, үзләренә ошаган композицияләрне тыңларга тәкъдим иттеләр.

Бүген проектны гамәлгә ашыру кысаларында максатчан төркем катнашучыларыннан "Музивита"музыка төркемен формалаштыру буенча эш алып барыла. 27 мартта социаль эш буенча белгеч Н.Мәснәвиева проектта катнашучыларны чираттагы дәресләр өчен җыйды. Бу юлы дәрес балалар сәнгать мәктәбендә үтте. Дәрес барышында музыка җитәкчесе Софья Сәхибуллина балаларны музыка кораллары белән таныштырды. Шулай ук балалар күңелле җыр өйрәнде һәм музыка уен коралларында уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International