Курчак театры иҗаты белән танышу Мамадыш районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

2019 елның 27нче мартында Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан, социаль хезмәт алучы балаларны курчак театры иҗаты белән таныштырдылар. Режиссер, артист Гасыймов Инсаф Маславиевич җитәкчелегендә куелган татар телендәге спектакльнең төп артистлары район мәдәният йортында театр түгәрәгенә йөрүче балалар булды.

Спектакль геройлары: Айсылу- падишахның кызы, Илһам-авыл көтүе, үз гамәлләре белән яшь тамашачыларга мәхәббәтнең, чын кеше мөнәсәбәтләренең киртә булмавын аңлаттылар. Әгәр кешенең тормышта максаты бар икән, бу максатка ирешү өчен барысын да эшләргә кирәк.

Матур костюмнар, әкият декорацияләре, искиткеч музыкаль номерлар чакырылган кунакларга онытылмаслык тәэсир калдырды.

Дәвамлы алкышлар һәм яңа очрашуларның теләкләре-яшь артистларның төп бүләкләре булды.

Әлеге чараны уздыру Россиядә Театр елына багышланган иде.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре фикеренчә, яңа театр һөҗүмнәре киләчәктә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны көтә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International