2019 нчы елның 26 нчы мартында “Келәм” яшьләр инициативасы үзәгендә Түбән Кама шәһәренең социаль учреждениеләре һәм яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр арасында милләтләр фестивале узды. “Веста” үзәгендә социаль хезмәт алучы балалар бу чарада чираттагы тапкыр актив катнаштылар. Максат: балалар һәм яшьләрнең иҗади сәләтләрен үстерүгә инновацион алымнар формалаштыру.
Фестивальдә катнашу өчен милләтне сайларга, дефиле костюмнары күрсәтергә, әзерләнгән ризыкларны тәкъдим итәргә, сайлап алынган халыкның декоратив-гамәли характердагы уенчыклар һәм башка әйберләр күргәзмәсен әзерләргә кирәк иде. "Веста» үзәге командасы көнчыгыш милләтеннән булган - индиялеләрне сайлап алды һәм катнашучыларга тәкъдим итте.
Әзерлек этабы барышында Түбән Каманың «Форвард» иреклеләр хәрәкәте волонтерлары һәм үзәк белгечләре балалар белән интерактив дәрес үткәрделәр, анда Һиндстан иленең гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында сөйләделәр, шулай ук милли биюне башкару буенча мастер-класс күрсәттеләр. Ә “Веста” үзәгенең "Көмеш яшьтәге" волонтеры энтузиазм белән һиндстан халкының костюмнарын тегәргә ярдәм итте. Әзерлек чорында балалар ирекле ярдәмчеләр белән берләшеп, үзләренең сәләтләрен тормышка ашыра алдылар.
Фестивальдә, һиндлылардан тыш, рус, татар, керәшен, әзербайҗан һ.б. милләт вәкилләре дә бар иде. Барлык командалар да матур һәм оригиналь номерлар әзерләгәннәр иде. Фестивальдә катнашучылар төрле милләтләр мәдәнияте белән таныша һәм әлеге милләтинең милли азыгын татып карый алдылар. Барлык балаларга да сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр, ә коллектив җитәкчеләгә рәхмәт хатлары тапшырылды.