2019нче елның 12 апрелендә "Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Гүзәл Җиһаншина һәм социаль педагогы Наталья Закирова «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең коррекцион сыйныфында укучыларга чара уздырды. Әлеге чара "Бергә күңелле» дип исемләнгән клуб кысаларында үтте. Балалар «Һөнәрләр дөньясы» белән таныштылар, төрле уен формасында һөнәр төшенчәсен үзләштерделәр.
Шулай ук балалар психолог җитәкчелегендә сенсор бүлмәсенә дә булдылар, анда эмоциональ халәтне яхшыртуга, борчылуны һәм агрессивлыкны киметүгә карата күнегүләр эшләделәр. Балалар зур кызыксыну белән чарада катнаштылар һәм бик уңай эмоцияләр алдылар.