«Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясендә урнашкан космонавтика музеенда булдылар. Чараның максаты - кешенең космоска беренче очышы турында белемнәрне ныгыту, үз Ватаныбыз өчен горурлык хисен үстерү. Балаларга кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия бик ошады.