Саба муниципаль районының «Тургай» приютында Космонавтика көне

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

12 апрель-авиация һәм космонавтика көне. Шушы уңайдан балалар белән «Космос һәм космонавтика турында» дигән дәрес үткәрелде.

Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, аларда космос турында, космоска беренче очыш турында күзаллау барлыкка килде.

Дәрестә балалар йолдызлар, метеоритлар, кометалар, ясалма иярченнәр белән таныштылар.

Үзләре төсле картоннардан ракета ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International