"Кеше организымына ультрашәмәхә нурларның файдасы».

2019 елның 12 апреле, җомга

Көн саен Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында саф һавада йөрү оештырыла. 10 апрель көнне өлкән шәфкать туташы Зарифуллина Г. З. өлкәннәр белән саф һавада «Кеше организымына ультрафиолет  нурларының файдасы» темасына әңгәмә үткәрде. Ультрашәмәхә нурлар  организмда кальций үзләштерү өчен кирәк. Ультрафиолет  нурлары Д витамины  чыганагы. Кальций сөяк  һәм тешләргә кирәк .  Әгәр ул организмда җитәрлек булмаса, өлкән кешенең остеопороз  чире үсеш ала. Социаль хезмәт алучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, үз сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International