19 нчы апрель, җомга
«Сәламәтлек мәктәбе” технологиясе кысаларында, социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкәннәр һәм инвалидларның тормышларын озынайту, сәламәтлеген яхшырту максатында, Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан “Сәләмәт яшәү сәнгате” дип аталган дәресләр циклы әзерләнде. Соңгы елларда өлкәннәр арасында төрле авырулардан интегүчеләр саны арта. Дәресләр циклы “«Актив тормыш - озак яшәүгә туры юл», “Югары кан басымы”,азык – төлек куркынычсызлыгы, Диабетны җиңик! дигән темаларны яктырта. Дәресләр вакытында социаль хезмәтләрдән өйдә файдаланучы 18 өлкән кеше сәламәт яшәү рәвешенә багышланган видеороликлар, махсус физик күнегүләр белән таныштылар. Дәресләр ахырында өлкәннәр “сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы, сәламәтлекне саклау, ныгыту - һәркемнең кулыннан килә торган эш” дигән нәтиҗәгә килделәр.