Зәйдә Язгы игелек атнасы кысаларында ведомствоара чара узды

2019 елның 19 апреле, җомга

Язгы игелек атнасы кысаларында, 17 апрель көнне «Космос» яшьләр үзәгендә Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка  социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм мәдәният идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Девочка Мия и белый лев» дигән хәйрия фильмы күрсәтелде. Чарада социаль куркыныч хәлдә булган һәм сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балалар катнашты.

Мультфильм очраклы гына сайланмаган, ул әхлакый сыйфатлар үстерүгә, динара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, дуслык кыйммәтләрен аңлауга, кылган гамәлләре өчен җаваплылык хисе формалаштыруга юнәлдерелгән тәрбия потенциалын үз эченә алган чара булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International