18 нче апрель, җомга
70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның фатирларын йөреп чыгу
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2019 елның 20 нче мартында кабул ителгән 34 нче номерлы “2019 елда 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның фатирларын (йортларын) йөреп чыгу турында” боерыгын үтәү кысаларында Алабуга шәһәренең “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләреннән торган эшче төркем газ хезмәте һәм МЧС хезмәткәрләре белән берлектә 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның өйләренә йөри башлады. Ел дәвамында алдан билгеләнгән график буенча барлыгы шундый 2277 кешенең яшәү шартлары тикшереләчәк. Әлеге рейдларның төп максаты булып төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмаган, үз-үзләрен кайгырта алмаган картларны һәм инвалидларны ачыклау тора. Рейдлар барышында эшче төркем әгъзалары тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча профилактик эш алып барыла: көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне, электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелә. Барлык өлкәннәргә янгын килеп чыккан очракта үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре язылган белешмәлекләр бирелә, куркыныч янаган очракта ашыгыч ярдәм хезмәте телефоннарына шалтырату кирәклеге искәртеп үтелә. Тикшерү кысаларында ачыкланган барлык бозулар буенча актлар төзелә һәм аларны бетерү буенча тәкъдимнәр бирелә. Бугенге көнгә эшче төркем барлыгы 300 дән артык ялгыз яшәүче өлкән кешенең фатирларын (йортлары) йөреп чыкты.