«Җаваплы ата-аналар мәктәбе» Питрәч муниципаль районы дәүләт автоном “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Питрәч муниципаль районы дәүләт автоном “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт  күрсәтү үзәгендә 18.04.19 көнне балигъ булмаган яшүсмерләр эшләре буенча инспектор катнашында “Җаваплы  ата- аналар мәктәбе” клубның утырышы узды. Инспектор Меркулова Ю.И. “Спиртлы эчемлекләр өчен административ  җаваплылык “ темасына чыгыш ясады. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата-аналар белән “ Гаилә сәламәтлеге “ дигән темага әңгәмә уздырдылар. Балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен, шулай ук ата-аналарның социаль-педагогик культурасын нормальләштерү максатларында гаиләдә балаларга хезмәт тәрбиясе бирүнең роле, мөмкинлекләре, юллары һәм ысуллары турында фикер алыштылар.

            Психолог Шалимова Фариза “Сак булыгыз балалар! “ дигән балаларга карата рәхимсез мөгамәлә профилактикасы буенча кинотренинг үткәрде, аннан соң фикер алыштылар белән. Чара ахырында ата-аналарга “балаларны көч кулланмыйча тәрбияләү буенча 10 киңәш” дигән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International