Тормыш тамчысы

2019 елның 20 апреле, шимбә

Тормыш тамчысы

 

«Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында 20нче апрель көнне “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә ирекле һәм түләүсез донорлыкны пропагандалау максаты белән, тәрбияче А. В. Борисова «Тормыш елгасы» исемле коллектив иҗади эш оештырды. Башта донорның башка кешене коткару өчен үз канын биргән кеше булуы турында әңгәмә үткәрелде.

Ә аннары балалар кәгазьдән кызыл кан тамчылары шаблоннарын өзгәләү аппликация ысулы белән ясадылар һәм «тормыш елгасына» ябыштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International