Чирмешәндә балалар рәсемнәре бәйгесе узды, КЦСОН "Мәрхәмәтле йөрәк"

2019 елның 20 апреле, шимбә

«Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге” ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе “Минем авылым – минем кече Ватаным” дип исемләнгән балалар рәсемнәре бәйгесе игълан итте.

Бәйгегә 65 эш кабул ителде һәм аларның иң кызыклылары район үзәк китапханәсе фойесында оештырылган күргәзмәдә урын алды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да китапханәдә узды. 1 урынга – Таҗиев Равил, 2 нчегә - Кобылин Николай, ә 3нче урынга Митрюхина Ксения һәм Захаров Артур лаек булдылар. Бәйгедә катнашучыларның барысына да Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International