«Чиста йорт, чиста ишегалды» акциясе. Балтаси

2019 елның 19 апреле, җомга

       «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Чиста йорт, чиста ишегалды» акциясе игълан ителде.

      Социаль хезмәткәрләр тарафыннан йорт һәм йорт территорияләрен җыештыру буенча акция ел саен үткәрелә. Алар үз эшләре белән булышып кына калмыйча, ветераннарның, пенсионерларның кәефләрен дә яхшыртырга булышалар.

      Социаль хезмәт алучыларның барысы да социаль хезмәт күрсәтү ягыннан бу чараны зур рәхмәт  белән кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International