29 нче апрель 2019 нчы ел, дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучыларга беренче май яки хезмәт бәйрәменә багышлап, кәгазьдән тынычлык күгәрчене ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны күгәрчен символы белән таныштыру, бәйрәм кәефе булдыру, яз һәм хезмәт бәйрәме турындагы белемнәрен системага салу һәм үстерү.
Белгеч чарада катнашучыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, анын әһәмиятен, төрлечә аталуы турында сөйләде. Төрле илләрдә төрлечә үткәрелүе турында әйтеп үтте.
Хезмәт буенча инструктор күгәрчен символын әзерләү һәм аны жыю тәртибен үз куллары белән кәгазьдән эшләп күрсәтте. Мастер-класс барышында катнашучылар ижади эшчәнлек белән мавыктылар, тынычлык һәм хезмәт символы булган ак күгәрченне үз кулллары белән ясап та куйдылар.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар уңай эмоция алдылар, белгечкә кызык һәм мавыктыргыч чара үткәргәне өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Чарада 10 кеше катнашты.