Яр Чаллы шәһәре “Доверие” үзәгендә Чернобыль фаҗигасен искә алу

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

26 нчы апрельдә атом энергетикасы тарихында иң зур планетар hәлакәт - Чернобыль атом электростанциясе фаҗигасенә 33 ел тулды. 1986 нчы елгы шартлау нәтиҗәләрен Украина, Беларусь hәм Россия халкы сизде. Чернобыль авариясенең кайтавазы бүгенге көнгә кадәр дөньяның тотрыклылыгы турында уйланырга чакыра торган хәвефле набат кебек яңгырый.  Радиоактив зарарлану куркынычы булуга карамастан, кайчак үз тормышы бәрабәренә, зарарланган җирдән 30 чакрым зонада, 4 нче реактор тирәсендә вахтада булган кешеләр алдында без чиксез бурычлы.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәк” дүәләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдэ социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы Хәмитов Роберт Фәрит улы шундый заман батырлары рәтендә.

“Доверие” үзәге коллективы Чернобыль атом электростанциясендә  авария ликвидаторларына сәламәтлек hәм гаилә иминлеге тели.

Үз тормышы бәрабәренә башкалар гомерен саклап калучыларны искә алып, без алар алдында баш иябез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International