Валерий Денисов белән Рәисә Матросова бөтен шартларын туры китереп ,балдаклар алмашып ,никахларын рәсмиләштерделәр.

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

1949 нчы елгы Валерий Денисов йорт-интернатка 3 ел элек килеп урнашканнар ,ул Яңа Чишмәдән.Югары Кармалкада гомер иткән Рәисә Трофимовна да монда 2016 нчы елдан бирле яши.Май аенда аңа 80 яшь тулачак.

Бүген инде алар аерым бүлмәдә ,ир белән хатын булып яшиләр.

Районнын загс бүлеге хезмәткәрләре  Гөлназ Закирова  һәм Наталья Карпова өлкәннәр йортына үзләре килеп ,тантаналы шартларда бу пранын никахларын теркәделәр,гаилә документын тапшырдылар.

“Яшь” парларны район башкарма комитете җитәкчесе  урынбасары Рәмзия Долгополова да тәбрикләде,район җитәкчелеге исеменнән бүләк тапшырды.

-Безнен йорт –интернатта бишенче никах теркәлде ,-ди әлеге учреждение директоры Илшат Закиров .- Кызганыч ,парлары үлү сәбәпле ,элек кавышкан гаиләләр калмады инде .Шуңа күрә бүгенге никах –көтеп алынган тантана.

Сүз уңаеннан ,бүген йорт-интернатта 62 кеше гомер кичерә.Быел июнь аенда безнең районда  әлеге учреждение ачылуга 20 ел була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International