“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе дәвам итә. Бу чара кысаларында, 29 апрель көнне, “Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йорты”нда тәрбияләнүче яшь инвалидлар бүлеге әгъзалары, психолог Марина Гыйльметдинова җитәкчеленгендә, Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, күрше йортта гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйруллин Нәкыйп Мөбәршин улында кунакта булдылар. Нәкыйп бабай кунакларны шатланып каршы алды. Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр тынычлыгыбыз өчен көрәшкән сугышчы белән якыннан аралаштылар. Нәкыйп Мөбәршин улының хәтерендә яңарткан сугыш вакыйгалары, ул еллардагы авыр тормыш шартлары белән таныштылар, сугышчы ветеранның күкрәгендә балкыган орден-медальләрен тарихы белән кызыксындылар. Нәкыйп Мөбәршин улы әңгәмә барышында, гармунда татар халкының матур көйләрен дә уйнап күрсәтте. Килгән кунаклар, Җиңүнең 74 еллыгы белән котлап, хөрмәтле ветеранга бәйрәм күчтәнәчләре тапшырдылар һәм гомер көзен сәламәтлек белән тынычлыкта уздыруын теләп, 8 май көнне итернат-йортта үткәреләчәк зур бәйрәм концертына чакырып калдылар.