Георгий тасмасы – ул бизәк кенә түгел, бу халкыбызның Бөек Җиңүе турында якты истәлек, Икенче бөтендөнья сугышының авыр елларында фронт һәм җиңү өчен бөтенесен биргән Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт белдерү билгесе дә булып тора.
Совет халкының фашистлар Германиясен Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен канзаши техникасында Георгий тасмасын бизәү буенча мастер-класс үткәрде. Инструктор җитәкчелегендә катнашучылар үзләренең уникаль эшләнмәләрен уйлап таба һәм үти алдылар. Брошьлар матур итеп бизәлгән, һәрбер кешенеке уникаль эшләнгән булып чыктылар.
Урамда Георгий тасмасы таккан кеше, аның Бөек ватан сугышы турындагы онытмаганлыгын күрсәтә һәм әлеге тасма аша аның сугыш турында булган бөтен мәгълүматны йөрәге аша үтүен һәм әлеге хәтерне киләчәк буыннарга тапшырачагын аңлыйсың.