“Георгий тасмалары” Бөтенрәсәй акциясе

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Рәсәйдә Җи­ңү кө­не­нә ба­гыш­лан­ган "Ге­ор­гий тас­ма­сы" ак­ци­я­се старт ал­ды. 7 май көнне Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Profistyle” волонтёрлар ирекле хәрәкәте белән берлектә патриотлык һәм Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да һә­лак бул­ган­нар­ны ис­кә алу символы бул­ган Георгий  тас­ма­лар­ын та­ра­ттылар, халык белән аралашып, каһарман райондашларыбызның батырлыклары  хакында сөйләделәр.

Әлеге чараның төп максаты – яңа буыннарга, яшьләргә, әлеге коточкыч сугышта җиңүнең нинди олы бәягә яулануын, безнең кемнәрне истә тотарга, кем белән горурланырга тиешлегебезне искәртеп тору. 

Әлеге акция  - Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны хөрмәтләү, солдатларыбыз күрсәткән батырлыкка, илебез тарихына хөрмәт күрсәтү уңаеннан оештырылды. Чара бүгенге буынга бабаларыбыз батырлыгын, 45 нче елны безнең өчен җиңү яулаучыларны һәм җиңү өчен тылда эшләүчеләрне онытмау өчен чакыру булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International