«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» «Җиңү көне» уңаеннан монумент ясау

2019 елның 7 мае, сишәмбе

7 май көнне «Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» "Җиңү көне" нә монумент ясалды.

Максатлары һәм бурычлары:

  • сугыш ветераннарына карата булган патриотик хис, хөрмәтне үстерү, өлкәннәрнең иҗади эшчәнлеген активлаштыру;
  • Бөек Ватан сугышында Ватанны саклаучыларның җиңүе турындагы кешеләрнең күзаллауларын киңәйтү нигезендә гражданлык позициясе, патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү;
  • кешеләрдә Ватан тарихы вакыйгалары, аның халкының каһарманлыгы турында күзаллаулар формалаштыру; сугышчылар өчен горурлык, сугыш ветераннарына мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Биредә яшәүчеләр интернат хезмәткәрләре белән берлектә кул астындагы чаралардан үз куллары белән монумент ясадылар. Өлкәннәребез әти-әниләреннән, якын туганнарыннан ишетелгән сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Алар сугыш кырыннан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International