2019 елның 7 маенда Теләнче Тамак авылында урнашкан Тукай интернат - йортында өлкән яшьтәге волонтерлар котлау программасы белән чыгыш ясадылар. Бу Битьки авылының «Ладушка» рус халык җыр ансамбле һәм Иске Абдул авылының «Асылъяр» фольклор коллективы. Алар интернат- йортта яшәүчеләргә матур җырларын , яхшы кәеф бүләк иттеләр . Социаль хезмәт алучылар кунакларны җылы каршы алдылар, игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйттеләр . Алар, һичшиксез, җылы котлаулардан канәгать калдылар.