Сигезенче май конне «Тылсым халыкка комплекслы социаль ярдәм курсәту узәгенең» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү булеге белгечләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан « Георгий тасмасы- Җиңү символы» дигән акцияда катнаштылар. Георгий тасмасы-Җиңү символы,
һәм илебезнең миллионлаган кешеләре өчен ул буыннар бәйләнеше, хәрби дан символы булып тора. Кукмара халкы әлеге акциядә актив катнашты. Акция нэтиҗәсендә Кукмара шәһәренең йөзгә якын кешесе җәлеп ителде һэм 100 гә якын Георгий тасмасы таратылды.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Россия Федерациясендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына цифрлы эфир телетапшыруы җиһазларын тәэмин итү һәм көйләү буенча адреслы ярдәм акциясе узды. Әлеге акция кысаларында 8 май көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» җитәкчелеге тарафыннан Лениногорск шәһәрендә яшәүче һәм әлеге җиһазларга мохтаҗ булган Бөек Ватан сугышы ветераннарына РБТ ТД «Шәфкать» (ИП Бизянова Ландыш) кибетеннән цифрлы телевидение кабул иту җиһазлары тапшырылды.
8 май 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр психолог Фәрхетдинова Р.Р. җитәкчелегендә Җиңү көненә багышланган митингта катнаштылар.
2019 елның 7 маенда Азнакай муниципаль районындагы “Омет” халыкка социаль хезмәт курсәтү комплеклекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә бәйрәм уңаеннан хезмәт бүлмәсендә “Җиңүгә дан!” дип исемләнгән мастер - класс оештырылды . Бөек һәм якты Җинү бәйрәме көнне һәр кешенең башкаларга яхшылык һәм файда эшлисе килә. Әлбәттә, үз кулларың белән эшләнгән бу брошь-бантлар, илебезгә җиңү яулаган ветераннарыбызга безнең бөтен хөрмәтебезне җиткерә алмаса да, күңелле бүләк булып бу көнне искә төшереп торыр төсле. Бу мастер – класста 9 социаль хезмәт алучы катнашты. Брошь- бантлар бик тә матур килеп чыкты . Социаль хезмәт алучылар шул брошь - бантларны тагып, Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митингта катнаштылар.
8 май көнне «Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортындаа Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, тантаналы бәйрәм концерты булды. Әлеге чарада интернат хезмәткәрләре, биредә тәрбияләнүчеләр,Чистай шәһәренең 3 нче гимназия укучылары, медицина училищесының студентлары чыгыш ясады.
8 май көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында бәйрәм концерты.
Аксубай Муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты” тәрбияләнүчеләре өчен “Ышаныч телефоны” дип исемләнгән социаль ролик күрсәтелде.
Аксубай Муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты” тәрбияләнүчеләренә “Якташларыбызның данлыклы батырлыгы” дип исемләнгән чара үткәрделәр, “Геройлар аллеясына” экскурсия кылдылар.
8 май көнне 2019 ел социаль хезмәткәрләр өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе ЯРДӘМНЕҢ «социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Богородский рай» үзәгендә «Бәйрәм йорты янына Ветераны».