ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

     9 май көнне Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында Бөек Ватан сугышы ветераны һәм Бөек Ватан сугышы хезмәтчәннәренең район хакимияте, социаль яклау һәм Нурлат шәһәре хәрби комиссариаты вәкилләре белән җылы очрашуы булып узды. Рәхмәт йөзеннән Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин исеменнән котлау телеграммалары һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары тапшырдылар.

"Домовенок" программасы буенча балалар аяк киеме тарихы һәм аның төрләре белән таныштылар. 


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Һәр халыкның үзе онытмый торган вакыйгалары һәм даталары бар. Россия халкы өчен шундый даталарның берсе-Җиңү көне.

8 май көнне Әтнә муниципаль районында Бөек  Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара үткәрелде. Бу чара Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында узды. Анда тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары чакырылган иде. “Изгелек” үзәге хезмәткәрләре чәй өстәле оештырдылар, залны бәйрәмчә бизәделәр. Аннан соң ветераннарыбыз Ш. Хөсәенов "Әни килде" пьесасы буенча спектакль карадылар 

Тукай районы авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар уза. “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәттән файдаланучы һәрбер ветеранга өйдә бәйрәм оештыра. Чарада волонтерлар, ветераннар Советы һәм инвалидлар  иҗтимагый оешма, җирле үзидарә, авыл клубы вәкилләре дә катнаша.Бүген ”Лейсан” балалар бакчасы балалары, Теләнче-тамак урта мәктәп укучылары ветераннарны өйләренә барып котладылар.

 2019 елның 8 маенда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Айгөл Салимова һәм Римма Шакирова Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәт алучылар арасында открыткалар ясау буенча мастер-класс оештырды.

     

  8 май көнне Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "М.И.Г." отряды волонтерлары һәм "Инклюзив мохит" МОВ хәйриячесе Хаҗиев Азат Өлфәт улы белән берлектә тыл хезмәтчәннәре Скворцова Ольга Степановнаны, Сапожникова Ульяна Ильиничнаны һәм Буханова Ольга Дмитриевнаны котладылар. 

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, 8 май көнне Әрмән автономияле «Севан» җәмгыяте Говоргян Арега җитәкчелегендә «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар өчен хәйрия төшке ашы оештырды.

Май- безнең өчен бик мөһим ай. Без бөтен ил белән Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәбез. 9 Майда без урамга чыгабыз  «ура»  кычкырабыз етераннарны котлыйбыз аларга чәчәкләр бүләк итәбез сугыш геройларын иске алабыз.

8 май көнне РЦДПОВ "Доверие" педагоглары Бөек Ватан сугышы вакытында совет халкының Бөек Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган бәйрәм чарасы уздырганнар. Сугыш еллары слайдлар белән бергә җырлар, шигырьләр яңгырады. Сугышта һәлак булган һәм күптән түгел генә киткән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бәйрәм « күз яшьләре белән » тирән хисләр уятты һәм һәрберебезнең йөрәгендә тирән тәэсир калдырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International