Мастер- класс “Җиңүгә дан!”

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

2019 елның 7 маенда Азнакай муниципаль районындагы “Омет” халыкка социаль хезмәт курсәтү комплеклекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә бәйрәм уңаеннан хезмәт бүлмәсендә “Җиңүгә дан!” дип исемләнгән мастер - класс оештырылды . Бөек һәм якты Җинү бәйрәме көнне һәр кешенең башкаларга яхшылык һәм файда эшлисе килә. Әлбәттә, үз кулларың белән эшләнгән бу брошь-бантлар, илебезгә җиңү яулаган ветераннарыбызга безнең бөтен хөрмәтебезне җиткерә алмаса да, күңелле бүләк булып бу көнне искә төшереп торыр төсле. Бу мастер – класста 9 социаль хезмәт алучы катнашты. Брошь- бантлар бик тә матур килеп чыкты . Социаль хезмәт алучылар шул брошь - бантларны тагып, Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митингта катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International